Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан журналистлары «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды

«Идел-Пресс» бинасы янында Фикрәт Табиев исемендәге сквер урнашкан. Менә шунда Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар һәм журналистлар истәлегенә агач утыртылды..

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ТР Журналистлар берлеге белән бергә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды.

 

Акциядә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, шулай ук «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов катнашты.

Журналистлар, гомумән каләм ияләре өчен мондый акциядә катнашуның символик мәгънәсе дә бар. Татарстан язучылары һәм журналистлары сугыш вакытында сокланырлык эшләгән.  

«Журналистлар һәрвакытта, хәтта сугыш елларында да алгы сызыкта булды. Безгә алга таба үсеп килүче буынга тапшыру өчен аларның якты истәлеген кадерләп сакларга кирәк», — ди Шамил Садыйков. 

Бөек Ватан сугышының беренче елында  Татарстаннан фронтка 53 язучы, шагыйрь һәм журналист киткән. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм башкалар бар.

Бу вакытта тылдагы редакцияләр ябык булган, аларның ишегендә «Барысы да фронтка китте» дигән язу эленеп торган. 30 язучы һәм 22 журналист сугыштан туган ягына әйләнеп кайта алмаган. 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса