Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан кадет корпусына яңа уку елына документлар кабул итү башланды

Идел буе федераль округының Түбән Новгород, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия һәм Чувашия кадет корпусларында укырга теләүче кандидатлардан документлар кабул итү апрельдән башлана һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Г.Б. Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы (Түбән Кама шәһәре) РФ Кораллы көчләренең коры җир гаскәрләренең булачак белгечләрен әзерли.

Укучыларның гомуми саны 5-11 сыйныфлардан 252 кеше тәшкил итә. 2021 елда 5 нче һәм 10 нчы сыйныфларга балаларны туплау планлаштырыла.

Кадет корпусында 30дан артык түгәрәк һәм секция эшли: волейбол, футбол, дзюдо, бокс, ат спорты, кул көрәше, ирекле көрәш, регби, робототехника һәм авиамодельләштерү.

Идел буе федераль округының кадет корпусларын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы профильле югары уку йортларына керә. Бүген округ кадет корпуслары иң заманча һәм нәтиҗәле махсус белем бирү учреждениеләре дәрәҗәсендә, кадетлар мотивацияләнгән, һәрьяктан алга киткән, патриотик яктан әзерлекле һәм дәүләткә хезмәт итәргә әзер.

Идел буе федераль округының кадет корпусларына керү шартлары турында мәгълүмат мәгариф учреждениеләре сайтларында урнаштырылган:

Башкортстан кадетлар корпусы: www.bkkpfo.ru

Татарстан кадетлар корпусы: www.kadet-nk.ru

Удмуртия кадетлар корпусы: www.ukk-pfo.com

Түбән Новгород кадетлар корпусы: www.kadet-mvf-nn.narod.ru

Чувашия кадетлар корпусы www.chebkadet21.ru

 

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса