Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлылар дача сатып алганда 260 мең сумга кадәр акча кайтара ала

Гражданнарның шәхси бакча һәм торак йортларга хокукларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тагын биш елга — 2026 елның 1 мартына кадәр озайтылды.

«Дача амнистиясе»нең гамәлдә булу срогы чираттагы тапкыр озайтылды, аның срогы бу елның 1 мартында чыгарга тиеш иде. Моннан тыш, дачаны сатып алган вакытта салым тотып калынган акчаны да рәсмиләштерергә була. Бүген «Бердәм Россия» кабул итү бүлмәсенең инстаграм аккаунтында республика бакчачылары өчен бу һәм башка яңалыклар турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.

 

«Гражданнарның шәхси бакча һәм торак йортларга хокукларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тагын биш елга — 2026 елның 1 мартына кадәр озайтылды. «Дача амнистиясе» башланганнан бирле 14 млн күчемсез милек объекты рәсмиләштерелгән. Бакчачылар һәм бакчачылар ширкәтләре почта элемтәсе һәм үз әгъзаларына хәбәр итү чыгымнарын күтәрү зарурлыгыннан арындылар. Бу гомуми чыгымнарны янга калдырырга һәм аларны башка максатларга юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк. Тагын бер яңалык — салым акчасын кире кайтару мөмкинлеге», — диде Айрат Фәррахов. 


Бакча кишәрлекләрендә йортлар торак сатып алу өчен милек вычетын алу шартларына туры килмәгәнлектән, элек салым хезмәткәрләре дачаны сатып алу белән бәйле рәвештә керем салымын кире кайтарырга теләүчеләрнең теләген катгый рәвештә кире каккан. 2020 елның сентябрендә РФ Финанс министрлыгы яңа аңлатмалар бастырып чыгарды, алар нигезендә, йорт 2019 елда яки соңрак рәсмиләштерелгән булса салым акчасы кире кайтарылачак. Кайтарырга мөмкин булган максималь сумма 260 мең сум тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса