Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Экспертлар Татарстан эшкуарларын онлайн-сәүдәгә бушлай өйрәтәчәк

30 көн дәвамында марафонда катнашучыларга кирәкле документларны әзерләргә, теркәлергә һәм үз товарларын маркетплейста сата башларга ярдәм итәчәкләр.

Татарстан эшкуарларын бушлай  онлайн сәүдә белән уңышлы эшләргә өйрәтәчәкләр. Бу хакта “Маркетплейс.Легко” матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар Информ” хәбәр итә.

"30 көн дәвамында гариза биргән катнашучылар бушлай укулар узачак, аларга кирәкле документларны әзерләргә, теркәлергә һәм үз товарларын маркетплейста сата башларга ярдәм итәчәкләр. Проект “Маркетплейс” экспертлары ярдәме белән тормышка ашырыла.Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре дә бу эштә ярдәм итә, шулай ук Ozon компаниясе белән килешүләр дә төзелгән “, — диелә хәбәрдә.

 

Катнашу өчен гаризаны 1 апрельгә кадәр +7 (843) 222-9-222 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса