Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан Президенты «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын хәбәр итте

«Ак Барс» өчен җан атабыз һәм татар телен өйрәнәбез», — дигән Рөстәм Миңнеханов.

 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы катнашында Континенталь хоккей лигасында плей-офф уеннары башлану уңаеннан татар телендә открыткалар чыгуы хакында язды.

Президент шундый открыткаларның берсен үзенең инстаграмына да урнаштырган.

Яңа открыткалар чыгаруга юнәлдерелгән проект «Хатлар йорты» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аларның төп максаты татарча атамалар аша хоккейның асылын ачып бирүдән гыйбарәт. Открыткалардагы татарча сүзләр рус, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.

Алар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруны максат итеп куя. Открыткаларда күренекле хоккейчыларның фотолары, шулай ук аларның култамгалары да чыгачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса