Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Россиянең дәүләт хезмәтләре порталыннан коронавирустан вакцинациягә язылырга мөмкин

Татарстанлылар коронавирустан вакцинациягә Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы аша да языла ала. 

Прививка ясатырга теләгәннәр дәүләт порталындагы «Табибка язылу» яки аерым «COVID-19 коронавирусыннан вакцинация» хезмәтләреннән файдалана ала. Төгәл дата һәм вакытны билгеләп булмаган очракта, вакцинация узарга теләүчеләр исемлегенә язылырга кирәк.

Медицина оешмаларында вакцинациягә чиратлар ике атна алдан төзелә. Шуңа күрә прививка ясатырга язылганда, медицина хезмәткәре элемтәгә кереп, вакцинациянең көнен һәм вакытын хәбәр итсен өчен, шәхси мәгълүматларны да язып калдырырга кирәк.

Прививка ясаткач, кеше үзенең сәламәтлеген күзәтеп, Россиянең дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус көндәлеккәүзенең сәламәтлеге турында язып бара ала. Прививканың икенчесен ясатканнан соң вакцинация узу турында электрон сертификат алырга мөмкин. 

Вакцинация узарга теләүчеләрне махсус исемлеккә теркәп баруларын хәбәр итә Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса