Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда күп балалы әниләр пенсиягә иртәрәк чыга ала

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган әниләр вакытыннан алда лаеклы ялга 15 ел эш стажы булган очракта чыга ала.

2021 елда Татарстанның өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләре пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр иткәнлеген  яза Татар-информ.

2021 елдан күп балалы аналар өчен пенсия белән тәэмин итү проекты гамәлгә ашырыла башлады. Быелдан башлап өч балалы әниләргә пенсия 57 яшьтән бирелә, дүрт баласы булганнарга 56 яшьтән, ә биш баласы булган әни кешеләр пенсиягә 50 яшьтән үк чыга ала. 

«Алар өчен яшь цензы башка гражданнарныкы белән чагыштырганда югарырак. Закон тарафыннан күп балалы аналар өчен шундый гарантия бирелә. Пенсия законы үзгәртелгәч, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булучылар саны да артты», — дип билгеләп үтте Полякова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса