Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ирекле көрәш буенча Россия чемпионатында әлмәтле сынатмады

26-27 сентябрьдә Казан шәһәрендә хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Бу мөһим сайлап алу ярышларында Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән ирекле стильдәге 152 иң көчле көрәшче катнашты.

ТР җыелма командасы составында Әлмәт шәһәрен ирекле көрәш бүлекчәсендә шөгыльләнүче Ольга Романова тәкъдим итте.

Ольганың көндәшләре арасында тәҗрибәле һәм танылган спортчылар булуын, үзенең үз авырлык категориясендә иң яшь катнашучы булуын исәпкә алып, безнең кыз 76 кг авырлык категориясендә 5 нче урынны алып, бик яхшы көрәш күрсәтте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ольга Әлмәттәге спорт мәктәбендә ирекле көрәш белән бер ел гына шөгыльләнә. Бу авыр олимпия спорт төрендә башлангыч старт алу өчен бу бик яхшы нәтиҗә.
Беренче очрашуда ул Дагыстан Республикасы көндәшен җиңде, ә финалга чыгу өчен көрәштә Төньяк Осетиядән тәҗрибәле спортчы Анжела Катаевага оттырды. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса