«Нефтяник» көндәшенә өмет калдырмаган
Спорт

«Нефтяник» көндәшенә өмет калдырмаган

Илнең төньяк башкаласыннан «Нефтяник» Мәскәү өлкәсенә күчеп, Воскресенскиның «Химик» командасы белән уйнаган.

Безнең хоккейчылар беренче минутлардан ук үз өстенлеген билгеләгән һәм «Нефтяник» 8:1 исәбе белән җиңү яулаган.

"Уен яхшы узды, егетләр булдырдылар. Көндәшләр дә көчле иде, әмма без бүген күпкә уңышлырак булганбыздыр", – ди «Нефтяник»ның баш тренеры Илнур Гыйззәтуллин.

"Воскресенскиның җанатарларыннан гафу үтенәм. Бүгенге көн турында башка әйтер сүзем юк", – ди «Химик» ХКның баш тренеры Олег Горбенко.


"Нефтяник" АХК матбугат хезмәте