"Нефтяник" хоккей клубыннан бер уенчы киткән
Спорт

"Нефтяник" хоккей клубыннан бер уенчы киткән

Әлмәттә "Нефтяник"тан һөҗүмче китә.

Яклар килешүе буенча һөҗүмче Всеволод Ястребков белән контрактның гамәлдә булуы туктатылды.

"Нефтяник"та спортчы 2016-2017 еллар сезоныннан бирле чыгыш ясады, 139 матч үткәрде, аларда нәтиҗәлелек өчен 48 (16+22) балл җыйды.

Форвардка хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез һәм яңа спорт үрләренә ирешүләрен телибез!

Элегрәк ХКннан сакчы китүе турында язган идек.