Әлмәткә бронза медаль кайтты.
Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Екатерина Кошкина хатын-кызлар көрәше буенча зур ярышлардан бүләк белән кайтты. Спортчы үзенең осталыгын Иван Ярыгин Кубогына 36 нчы халыкара турнирда бик яхшы күрсәтте. Екатерина бронза медаль яулады.