Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр фитнес-аэробика буенча чемпионат җиңүчеләре арасында

Пензада Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Ярышларда Пенза, Түбән Новгород, Оренбург, Самара өлкәләреннән, Марий Эл, Чувашия, Татарстан, Башкортостан һәм Удмуртия Республикаларыннан 1500 спортчы катнашты. Быел Идел буе федераль округы чемпионаты рекордлы санда катнашучыларны җыйды. Чемпионатта һәм беренчелектә 105 команда катнаша. Спортчылар стэп-аэробика, аэробика, бию аэробикасы, хип-хоп, көч аэробикасы һәм башка дисциплиналарда ярыштылар.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләр «хип-хоп дуэт» дисциплиналарында беренче урыннарны алдылар. Ул Double crew командасы, яшь категориясе-12-18 яшь.


BACKFAM командасы хип-хоп зур төркем дисциплинасында, 7-13 яшь категориясендә һәм Blaze командасы хип-хоп дуэт дисциплинасында, 12-18 яшь категориясендә көмеш призер булдылар.

Пьедесталның өченче баскычына «хип-хоп дуэт» дисциплинасында «1+1» командасы чыкты, яшь категориясе-12-18 яшь, дип яза ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте.

Шулай итеп, барлык командалар 7-11 апрельдә Мәскәү шәһәрендә узачак Россия чемпионатына сайлап алу узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса