Ярышлар Казанда узды.
Әлмәт спортчылары йөзү буенча Татарстан республикасы беренчелегендә һәм чемпионатында 15 медаль яулады.
Чарада Татарстанның адаптив спорт мәктәпләре катнашты. Әлмәтне «Мирас» комплексы инструкторы Гөлнур Сөнгатова командасы тәкъдим итте: Диана Битокова, Юля Никитина, Валерия Никитина, Кирилл Курнакин, Рената Сөнгатова, Аделина Хәлилова.
Алар 15 медаль яулады: 8 алтын, 5 көмеш, 2 бронза.