Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчысы грек-рим көрәше буенча халыкара турнирда бронза яулады

Турнирда Россия һәм Белоруссиядән иң көчле көрәшчеләр катнашты.

Ингушетия республикасы Назрань шәһәрендә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россия Герое Алихан Калимов истәлегенә халыкара турнир узды. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.

Әлмәт спортчысы, олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче  Ильяс Зиннуров 67 кг. га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Турнирда Россия һәм Белоруссиядән иң көчле көрәшчеләр катнашты.

Спортчы тренерлар Эдуард Гаджиев, Эдуард Джанвелян, Данил Корнилов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Фото: Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса