Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен шашка буенча турнир узды

Турнирда һәвәскәрләр һәм республика ярышларында катнашучылар катнашты.

Әлмәттә «Мирас» спорткомплексында шашка буенча турнир үткәрелде.  Анда өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.

«Нигездә, барысы да авырулар белән: терәк-хәрәкәт аппараты зарарлану, күрү, гомуми авырулар, барысы да өйдә утыра. Без бу ярышларны уздырганда, алар дүрт стенадан чыга, аралаша, тәҗрибә туплый. Уен мөмкинлекләре чиклеләрне берләштерә», - дип билгеләп үтте «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексының мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт инструкторы Василий Архипов.

Турнирда һәвәскәрләр һәм республика уеннарында катнашучылар катнашты. Ярышлар әйләнеш системасы буенча узды, ягъни һәр уенчы барлык катнашучылар белән партия уздырырга тиеш иде. 15 июльдә мөмкинлекләре чиклеләр өчен сабантуйда  шашка турнирының иң яхшы уенчылары бүләкләнәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса