13 июльдә нинди чаралар узачак.
"Сәламәтлек" паркында иртәнге 6 да растяжка (сәламәт арка) буенча күнегүләр узачак. Тренер: Алия Газизҗанова.
9.00 сәгатьтә тренер Рамия Чирскова Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында 50+ функциональ тренировкасын үткәрәчәк.
17.30 сәгатьтә шәһәр паркында тренер Лиана Махлеева белән пилатес буенча өйрәнүләр узачак.
Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.
Барлык тренировкалар бушлай һәм анда теләгән һәркем катнаша ала.