Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Җиңү көненә багышлап, бильярд буенча турнир уздырдылар

Турнирда 80 яшьтән һәм өлкәнрәк 68 кеше катнашты.

28 апрельдә Әлмәт районы ветераннар (пенсионерлар) Советы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы кысаларында Әлмәт районы пенсионерлары арасында спорт бильярды буенча чара үткәрде.

 Район ветераннар Советы рәисе Владимир Яшанин турнирда катнашучыларны сәламләде: "9 нчы май алдыннан монда булуыбызга шатмын. Турнирда катнашырга теләүчеләрнең күп булуы сөендерә. Бәйрәм белән сезне!"

  Турнирда 80 яшьтән һәм өлкәнрәк 68 кеше катнашты. «Бүгенге турнирны Җиңү көненә багышларга булдык, ә 1 октябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган турнир булачак, анда без иң яхшы уенчыларны сайлыйбыз», – дип киләчәккә планнары белән уртаклашты ярышларның баш хөкемдары Равил Писаренко.

Турнирның төп кунагы Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Михайлович Соколов булды. Аңа 96 яшь һәм ул элеккечә үк спорт ярышларында катнаша.

Тантаналы чара Әлмәт оешмалары арасында команда йөзү дисциплинасында узган спартакиада нәтиҗәләре буенча  грамоталар тапшыру тантанасы белән дәвам итте.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса