Яңа ел уеннарында әти-әниләр дә катнашты.
Шәһәрнең олимпия резервы спорт мәктәбе үзенең нәни спортчылары өчен "Кар бабай һәм Кар кызының Яңа ел маҗаралары" дигән спорт-күңел ачу чарасы уздырды.
Бәйрәм программасына спорт эстафеталары, хәрәкәтчән уеннар, бию коллективы чыгышлары һәм әлбәттә, Кыш Бабайдан татлы Яңа ел сюрпризлары кертелгән иде.
Барлык конкурслар да мавыктыргыч әкият формасында үтте.