Чарада Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Җәлил, Зәй, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Тукай районыннан, Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән 200 спортчы катнашты.
Йөзүчеләргә 100 метрга төрле стильләрдә ярышырга туры килде. 16 комплект медаль уйнатылды. Беренче урынны әлмәтлеләр яулады, икенче урында Башкортстан кунаклары, өченче урында Түбән Кама командасы.