Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәткә танылган Россия теннисчысы Вероника Кудерметова килде

«Татнефть» компаниясенең Хәйрия фонды ярдәме белән ул Әлмәт, Азнакай һәм Җәлилдән килгән яшь спортчылар өчен «Теннис Сити» базасында мастер-класс үткәрде.

7 яшьтән 14 яшькә кадәрге укучылар теннис буенча Россия җыелма командасы уенчысы белән шөгыльләнә һәм аралаша, шулай ук танылган шәхесләрнең автографын һәм фотоларын ала алдылар. Аннары кунаклар матбугат конференциясендә катнашты, анда үз тәэсирләре белән уртаклашты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу барышында Әлмәтнең Теннис федерациясе фонды идарәчесе Дмитрий Ярыжко билгеләп үткәнчә, яшь спортчылар дөнья дәрәҗәсендәге спортчы белән җанлы аралашканда бик күп уңай эмоцияләр алдылар:

- Балаларга Вероника Кудерметова белән уйнау бик файдалы булды, бигрәк тә Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашу алдыннан. Бу очрашу аларны шактый нәтиҗәләргә ирешүгә этәрәчәк. Без киләчәктә дә мондый кунакларны рәхәтләнеп кабул итәчәкбез, аларны тыңларга, карарга һәм укырга җыенабыз. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән бездә күп кенә кечкенә «йолдызчыклар» шөгыльләнә, алар хәзер зур максатларга юл тота.

Вероника Кудерметова сөйләвенчә,бу аның тормышындагы икенче мастер-классы. Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар аңа бик күңелле һәм онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итә:

– Мин балаларга үз белемемне бирергә тырыштым, чөнки аларның теннис белән ничек януларын, аларда күпме энергия барлыгын күрдем. Балаларның бу искиткеч спорт төренә бик теләп барулары бик шәп. Мин алар яшендә булганда, теннис милли спорт төре иде, йолдызлар да күп иде. Олимпия чемпионы Елена Дементьева һәм башка спортчыларның тренировкага килүен хәтерлим, без шунда ук кортка йөгердек һәм үз кумирларыбызның уены белән рухландык. Психологик кәеф мөһим роль уйный дип саныйм.

Ул шулай ук Әлмәттә теннисчыларның тренировкалары өчен менә дигән шартлар булуын билгеләп үтте. Нефть шәһәрендәге кебек кортларда халыкара класслы ярышлар үткәрелә. Балаларга эшләргә, югары үрләргә ирешү өчен омтылырга һәм хыялланырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса