Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә триатлон буенча ТР Беренчелеге һәм чемпионаты узды

Әлмәт триатлонның акватлон дициплинасы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм беренчелеген кабул итте.

Ярышларда балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Балалар өчен бу сынаулар триатлон балалар лигасының финал этабы булды. Өлкәннәр арасында стартка һәвәскәрләр чыкты. 

Акватлон-триатлон төре. Ярыш ике этаптан тора-йөзү һәм йөгерү. Йөгерешләр шәһәр стадионында узды. Өлкәннәр 5 километр йөгерделәр, балалар өчен дистанция 800 метр иде. Стартка 200гә якын кеше чыкты. Әлмәттән 63 яшь спортчы һәм 15 өлкән спортчы катнашты.

Катнашучылар Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә булдылар. Күпләр ярышларны оештыруны югары бәяләделәр.


Йөгерешләрдән соң барлык спортчылар да икенче этапка күчтеләр-ул «Мирас» спорт комплексы бассейнында узды. Өлкәннәр бер километр араны йөзеп чыктылар. Балалар яшьләренә карап, йөз метрдан башлап йөзделәр. 

"Бу безнең илдә яшь трилетлар өчен мондый киң форматта стартлар уза торган бердәнбер урын", – дип билгеләп үтте су сегменты ярышларының баш хөкемдары Андрей Чекунов.

Бүләкләү 7 яшьтән башлап, төрле яшь категорияләре буенча узды. Өлкән спортчыларның нәтиҗәләре аерым бәяләнде. Ике этап нәтиҗәләре исәпкә алынды.  

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса