Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бочча ярышы узды

Турнирда 7-15 яшьлек 27 спортчы катнашты.

«Мирас» спорткомплексында Әлмәт шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында бочча буенча ярышлар узды.

Бочча буенча ярышлар-барлык катнашучылар өчен дә әһәмиятле чара. Барыннан да элек, мондый формат үз сәләтен бәяләргә, һөнәри планда үсәргә мөмкинлек бирә һәм балаларның үз бәясен күтәрә. Бочка төрле спортчыларны берләштерә, аларның координация һәм кондицион сәләтләрен үстерүгә, физик культура белән мөстәкыйль шөгыльләнүгә мотивация тәрбияләүгә, ял, тренировкалар, эшкә сәләтлелекне арттыруга ярдәм итә.


Турнир бик кызыклы, уңай һәм мавыктыргыч булды. Әлеге чара ярдәмендә спортчылар, социаль тәҗрибә алалар, яңа кешеләр белән танышалар, үзләренең күзаллауларын киңәйтәләр, хәрәкәттә шатлык хисләре тоялар.


Барлык җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса