300 Әлмәт укучысы ГТОның җәйге фестиваленең муниципаль этабында катнашты
Спорт

300 Әлмәт укучысы ГТОның җәйге фестиваленең муниципаль этабында катнашты

Укучыларны тагын икенче муниципаль этап көтә, ә аннары – төбәк этабы узачак.

Әлегә  9-16 яшьлек укучылар ГТО нормативларын үтәде. Һәр белем бирү учреждениесеннән  8 кешедән торган 1 команда катнашты. Чарада барлыгы 300 бала ГТО нормативларын тапшырды.

Әлмәтнең 25-нче һәм 4-нче мәктәпләрендә  ГТО комплексы җәйге фестиваленең беренче муниципаль этабы старт алды. Программада отжимание, тартылу, алга иелү һәм сикерүләр.

Отжимание ясауда әлегә 16-нчы мәктәптән  Алиса Чековага тиңнәр юк, ул аны 105 тапкыр ясаган.