Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә традицион музыкаль ярыммарафон узды

Бүген иң массакүләм спорт чараларының берсе бәйрәмчә узды.

Әлмәттә TIMERMAN сериясенең традицион музыкаль старты инде алтынчы тапкыр уза. Мондый ярыш Россиядә аз уза һәм Татарстанда бөтен дистанциядә музыка яңгырый торган бердәнбер старт.


Әлмәт музыкаль ярыммарафоны Нефтьчеләр мәйданыннан башланып китте. Катнашучыларны район башлыгы Тимур Нагуманов, Казан марафонының генераль директоры һәм Timerman стартлар сериясенә нигез салучы Вадим Янгиров сәламләде. Алар спортчыларга уңышлы старт һәм яхшы нәтиҗәләр теләделәр. Йөгерешнең иң беренче катнашучылары - балалар. Яшь спортчылар TIMERKIDS дистанциясен йөгереп уздылар. Иң кечкенәләре әти-әниләре белән йөгерделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спорт ярышларында бергә катнашу сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыта. Быел 600 метр араны 170 бала үтте.

Катнашучылар  3 чакрымга, 10 һәм 21.1 чакрымга йөгерделәр.  Һәр старт алдыннан спортчылар популяр "Яшел фитнес" проекты тренерлары белән күнегүләр ясадылар, дистанциянең төрле нокталарында аларны барабанчылар, музыкаль төркемнәр, шәһәр һәм районның халык иҗат төркемнәре сәламләде.


- Бу, чынлыкта, спортчылар өчен бик мөһим, чөнки бу көч өсти, ә кайберәүләр йөгерүчеләр өчен  "допинг" кебек тәэсир итә дип тә сөйлиләр, - дип билгеләп үтте Вадим Янгиров.


Әлмәт трассасы катлаулы булуга карамастан, җиңгән спортчылар нәтиҗәләрендә дә музыкаль ярдәм һәм җанатарларның ярдәме чагылыш тапты.


Һәр катнашучы нәтиҗәсенә карамастан, истәлекле медаль алды. Әмма вакыт  лимиты да гамәлдә иде-өч чакрымлы дистанция өчен ул 30 минут тәшкил итте, 10 километрны — 1,5 сәгать, ә 21.1 км-3 сәгать эчендә узарга кирәк иде. Һәр йөгерештән соң нәтиҗәләр буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


3 километр дистанциядә ир-атлар арасында абсолют җиңүче булып Фәнил Төхбәтуллин, хатын-кызлар арасында Луиза Вәлитова танылды. Ун километрлы дистанцияне Александр Баженов, хатын-кызлар арасында Камилла Шәмсетдинова иң беренче булып узды. 21,1 километр арада Нияз Садыйков, хатын-кызлар арасында Яна Сатыбалдина лидер булды. Барлык катнашучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.


Һава торышы салкын булуга карамастан, Әлмәт музыкаль ярыммарафоны катнашучыларда һәм җанатарларда бары тик якты һәм онытылмас тәэсирләр генә калдырды. Күпләр үзләренең спорт күрсәткечләрен яхшыртты.


Әлмәт ярыммарафоны 2021-TIMERMAN спорт сезонының соңгы стартларының берсе. 25 сентябрьдә Tour de Tatarstan Kazan 2021 велоузышы узачак, ә сезон 10 октябрьдә сериянең иң күркәм йөгереш старты — 2021 милли ярыммарафоны белән тәмамланачак.


Галина Грахова, Чайковский шәһәре, Пермь крае:

- Әлмәт ярыммарафонында беренче тапкыр катнашам. Шәһәрнең инженер-техник үзәкләренең берсендә эшлим. Үземне сынап карарга булдым. Ул 10 километрны уздым, нәтиҗә белән канәгать. Миңа монда барысы да ошады . Оештыру бик яхшы, уртача авырлыктагы трасса. Ярдәм искиткеч, бик күп музыкаль озатулар - болар барысы да дәртләндерде һәм мин үземне бик яхшы хис иттем. Барыгызга да рәхмәт!


Руслан Минияров, Октябрьск шәһәре, Башкортстан:

- Әлмәт ярыммарафонында инде өченче тапкыр катнашам. Атмосфера, музыка, ярдәм - барысы да иң югары дәрәҗәдә. Бик шәп. Бирегә бөтен гаилә белән килергә тырышабыз. Бүген минем якыннарым минем белән янәшә һәм бу бик шәп. Шактый биек калкулыклар һәм төшүләр булуга карамастан, үземнең шәхси нәтиҗәм гаҗәпкә калдырды, сөендерде. 


Әхмәт Нәбиуллин, Чаллы:

-Миңа 62 яшь. Мин запастагы подполковник. Мондый чараларда даими катнашам,әмма минем өчен музыкаль ярыммарафон - яңа нәрсә. Әлмәттә трасса, гомумән, яхшы. Калкулыклы урыннар күп. Монда, әлбәттә,  осталык кирәк. Минемчә, уңышлы үттем. Барысына да рәхмәт!


Вадим Копылов, Яр Чаллы:

- Үз шәһәремдә төрле спорт ярышларында катнашам. Әмма мондый ярыммарафонда беренче тапкыр катнашам. Шуңа да карамастан, берьюлы 10 километр йөгерергә булдым. Яхшы йөгердем, гәрчә трасса минем өчен гадәти булмаган булса да. Моны башкарып чыктым кебек. Тик, әлбәттә, һава торышы начар  иде. Шулай да кызык булды. Оештыручыларга зур рәхмәт!

 

Резедә Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса