Әлмәттә Милләтләр кроссы стартына укучылар һәм уку йортлары студентлары чыкты.
Чара Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында уза. Катнашучыларны район башлыгы Тимур Нагуманов сәламләде. Ул балаларга уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр теләде.
⠀
Йөгерүчеләргә Нефтьчеләр мәйданыннан Яшьләр үзәгенә кадәр дистанцияне узарга туры киләчәк. Милләтләр кроссында нефть шәһәреннән алты меңнән артык укучы һәм студент катнаша.