Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Физик әзерлегеңне син дә тикшер!

Россиядә ГТО - «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексын торгызуга биш елдан артык вакыт узды.

Әлмәттә ГТОны тестлау үзәге 2016 елдан башлап актив эшчәнлек җәелдерә. Теләге булган һәркем анда мөрәҗәгать итеп, нормативларны үти һәм алтын, көмеш яки бронза билге ала ала. Оешма физик культура, спорт һәм туризм буенча идарә белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли, бу исә районыбыз халкын сәламәтләндерү өлкәсендә яхшы гына нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә.

Әлмәт муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Дмитрий Бакалдин билгеләп үткәнчә, районның ГТО җыелма командасы бүген республикада иң яхшыларның берсе булып тора, ә комплексның үзен дуслар яки гаиләң белән теләсә кайсы шәһәр бәйрәмендә үтәргә була. Тик ГТО билгесен алу өчен башта www.gto.ru сайтында теркәлергә һәм шәхси кабинет булдырырга кирәк, анда шулай ук үз баскычыңны һәм аның өчен каралган нормативларны күзәтеп барырга мөмкин. Алар организмның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, тулы бер белгечләр төркеме тарафыннан эшләнгән.

Хәзерге вакытта Әлмәт районы буенча мәгъ-лүматлар базасында 50 меңнән артык кеше теркәлгән, аларның 45764 е ГТО комплексында катнаша. Агымдагы елның ике кварталы эчендә нефтьчеләр шәһәрендә яшәүче 184 кеше һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән 76 граждан алтын билгеләр алуга иреште. Соңгылары ГТОны үзләре өчен махсус эшләнгән күнегүләр программасы буенча тапшыра.

Дмитрий Бакалдин шулай ук нормативларны үтәүнең иң югары ноктасы җәйгә туры килүен дә искәртте, чөнки, кызганычка каршы, хәзерге вакытта Әлмәттә, өсте ябулы манеж булмау сәбәпле, һава торышы начар булганда һәм кышкы вакытта аларны тапшыру мөмкинлеге юк. Әмма күпләр югалып калмый, тестлау үзәгенә тулы бер предприятиеләре белән мөрәҗәгать итә һәм алар өчен эстафета рәвешендә колачлы ярышлар үткәрелә.

Хәзер район авыл җирлекләрендә дә актив рәвештә чаралар үткәрелә, аларда 6 яшьтән алып балалар «Яшь ГТОшкалар» фестивалендә билгеләр ала, мәктәп укучылары да үз-үзләрен тикшерү максаты белән бирегә килә.

Дмитрий Бакалдин район халкының эшләүче өлеше дә үз сәламәтлеге турында кайгырта башлар дигән ышаныч белдерде, ГТО комплексының физик әзерлекне даими тикшерү, аны әкренләп яхшырта бару һәм хастаханәгә йөрмичә тулыканлы тормыш белән яшәү мөмкинлеге бирү өчен махсус булдырылганлыгын искәртте.

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса