Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең үзенчәлекле балаларына следж-хоккей белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылачак

Узган якшәмбедә «Юбилейный» Спорт сараенда гадәти булмаган ачык тренировка узды. Калабызга Казаннан «Ак Барс-следж» балалар следж-хоккей командасы килде.

Алар белән очрашуга Әлмәттән мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары да чакырулы иде. «Нефтяник» хоккей клубының матбугат хезмәте ТР адаптив спортны үстерү үзәге президенты Ангелина Садриевадан әлеге чара хакында сорашты.

- Без республикада адаптив хоккейны үстерәбез. 2020 елда Әлмәттә дә «Хоккей - һәркемгә» дигән матчлар үткәргән идек. Шул вакытта ук Әлмәт балаларының күбесе следж-хоккей белән шөгыльләнергә телисезме дигән соравыбызга уңай җавап бирде. Следж-хоккей буенча тәүге команда Казанда оештырылды. Махсус хоккей буенча - физик яктан сәламәт, әмма интеллект ягыннан артта калучы ба-лалар өчен дә төркем бар. Аннары без инициатива белән «Ак Барс» хоккей клубына, алга таба «Нефтяник»ка чыктык. Уртак киңәшмә үткәреп, анда Әлмәттә команда тө-зергә дигән карарга килдек. Сентябрьдә күнекмәләрне башларга исәпләп торабыз.

Менә бүген беренче сынау занятиесе булды. Шөгыльләнергә теләү генә аз, бозның һавасын тоеп, үзеңне сынап карарга да кирәк бит әле. Күренеп тора, балаларның күбесенә уен ошады. Күпләр инде тренировкаларның башлануын түземсезләнеп көтә.

Безнең төп миссия - бала өчен барысы да бушлай булырга тиеш. Экипировка, чана, калган барлык кирәк-яракны без бирәчәкбез. Килешү буенча чыгымнарның бер өлешен без үз өстебезгә алабыз, ә боз, киенү-чишенү урыннары «Нефтяник» хоккей клубыннан.

Казанда хәзерге вакытта 24 бала шөгыльләнә. Теләүчеләр саны арта бару сәбәпле, тагын бер команда булдырырга телибез. 20 бала махсус хоккей төркемендә. Бүген исә Әлмәттә 17 бала килде.

 

Без балаларны яшь буенча да, җенес буенча да аермыйбыз. Кызлар да, малайлар да бергәләп шөгыльләнә. Иң мөһиме - теләк булсын, хоккейны яратсыннар. Югары казанышларны да максат итеп куймыйбыз. Адаптация кыйммәт. Күркәм нәтиҗәбез дә бар инде. Унике ел инвалид коляскасында утырган Саша Лялинның следж-хоккейда шөгыльләнгәннән соң арка мускуллары ныгыды, хәзер инде ул ходункида йөри ала. Безгә менә шунысы мөһим дә, - дип сөйләде Ангелина Садриева.

Шөгыль тәмамланганнан соң күнекмәләрдә катнашкан Булатның әнисе Дилара Холод үз фикерләре белән уртаклашты:

- Безгә мондый чара булачагы турында улымның сыйныф җитәкчесе хәбәр итте. Без даими рәвештә йөзүгә йөрибез, тренер Василий Иванович та мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш итте. Улым спорт уеннарын бик ярата, йөзү буенча дүрт алтын медаль яулады инде. Әлегә кайсы төр ныграк ошаганын гына әйтә алмыйбыз. Әмма үзен следж-хоккейда сынап караячагына шигебез юк. Теләге бар, ошата да кебек. Тренировкалар башлануга килербез дип уйлыйм.

 

«Нефтяник» хоккей клубының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса