Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр автомобиль ярышы буенча республика конкурсында призлы урын яулады

Ярышларда Татарстанның 15 шәһәреннән һәм районыннан 45 егет һәм кыз катнашты.

14 майда Казанда 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында автомобиль ярышы буенча республика конкурсы узды.


Ярыш казанда мәктәпкә һөҗүм корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
Ярышлар шәхси һәм команда зачетларында узды. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм катлаулы күнегүләрне вакытында җиңел автомобиль белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр.



Командалар арасында беренче урынны «Балалар яшүсмерләр автомобиль мәктәбе» (Казан), 2 нче урынны - «Балалар яшүсмерләр автомобиль мәктәбе» нең Чистай филиалы алды, өченче урынны Әлмәт районы ДОСААФ вәкилләре яулады.


Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса