Әлмәт спортчысы Бөтенроссия бәйгесенең көмеш призеры булды
Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге 3-8 май көннәрендә Чиләбе шәһәрендә узды.
Әлмәтнең олимпия резервының спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ежов Глеб кикбоксинг буенча "Лоу-кик" дисциплинасында Россия беренчелегенең көмеш призеры булды!
Спортчыны һәм аның тренеры Рыжиков Андрей Юрьевичны котлыйбыз! Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа