Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Грек-рим көрәше буенча Әлмәт районы беренчелеге узды

Егетләр 12 авырлык категориясендә көч сынашты.

Олимпия резервының спорт мәктәбендә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре беренчелеге булып узды, ул Бөек Җиңүгә багышланган иде.

 

Ярышларда  78 яшь көрәшче катнашты. Барлык балалар да Вәдигуллин Айрат Зөфәр улы, Гатиев Динар Фәиз улы, Гыйльфанов Айдар Нәфис улы, Джанвелян Эдуард Альберт улы, Корнилов Данил Степан улы, Мингалев Тамерлан Андреевич һәм Юлтимиров Борис Александрович җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

 

Ярышлар көн дәвамында барды. Башта сайлап алу ярышлары, ә төштән соң һәр авырлык категориясендә ярымфиналлар һәм финаллар булды.

 

Барлыгы 12 беренче, 11 икенче һәм 16 өченче призлы урын уйнатылды. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде, барлык катнашучыларга истәлекле призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса