Әлмәт районы авылларында яшәүчеләрнең 52 нче Спартакиадасын үткәрүдә үзгәрешләр
Спорт

Әлмәт районы авылларында яшәүчеләрнең 52 нче Спартакиадасын үткәрүдә үзгәрешләр

Һава температурасы түбән булу сәбәпле, Әлмәт районында авылда яшәүчеләрнең 52 нче Спартакиадасы ярышларының төп өлеше 6 нчы мартка күчерелә.

21 февральгә ярышлар расписаниесе билгеле.
8:30 сәгатьтә өстәл теннисы буенча ярышлар СУ-2 районы, Кошевой урамы, 12 йортта (ак табанлы алмаш аяк киеме булырга тиеш) башланачак.

9:00 сәгатьтә “Татнефть” спорт комплексында милли көрәш башлана.
Шулай ук 9:00 сәгатьтә шахмат мәктәбендә шашка-шахмат ярышлары узачак.

Барлык учреждениеләргә керү битлекләрдә һәм алмаш аяк киемендә.