Һәр шимбә көнне 9: 00 сәгатьтә шарлавыклы буалар паркында бушлай “Кaskadrun” уздырыла.
Чарага килгән һәр кеше 5 км йөгерә, атлый ала. Трассада билгеләр, тамгалар куелган һәм вакыт исәпләнә. Анда катнашу өчен бер тапкыр телеграммдагы KaskadRunBot ботында теркәлергә кирәк.
Оештыручылар спорт белән шөгыльләнергә теләгән барлык әлмәтлеләрне дә чарада көтә.