Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре Тәтештән алтын медаль алып кайтты

Ярышларда республикабызның 15 районыннан 180 көрәшче катнашты.

15-17 гыйнвар көннәрендә Тәтештә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан республикасы Беренчелеге булып узды.


Әлмәт данын олимпия резервы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 18 спортчы яклады.


Ярышларда спортчылар матур көрәш һәм яхшы әзерлек күрсәттеләр. Әлмәткә 1 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль алып кайттылар.


Җиңүчеләр һәм призерлар Оренбург шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнашачак.


Спортчыларны һәм аларның тренерлары Галиев Айрат Агизовичны, Нафисуллина Эльмира Равиловнаны җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы ярышларда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса