Әлмәттә бер урам ябылачак
Юл ябылу турында ӘМР матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, 7 ноябрьдә төнге 12.00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчыга кадәр Герцен урамы буенча Герцен - Сөләйманова урамы киселешеннән алып Герцен урамы, 90А адресы буенча урнашкан йортка кадәр юл ябылачак.
Аны Сөләйманова һәм Автомобильчеләр урамы буенча урап узарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа