Әлмәттә машина әйләнеп капланган
Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.
Бүген, 13 октябрьдә, 11.40 сәгатьтә, Ренат Галиев урамы буенча 23 нче йорт янында Лада Приора машинасын йөртүче идарәне контрольдә тота алмыйча, туктап торган Ford Focus автомобиленә бәрелгән һәм әйләнеп капланган.
Лада Приораны эвакуатор алып киткән. Зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа