Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«ӘТ» эксперименты: кем беренчерәк?

«ӘТ» эксперимент уздырып карарга булды. Әлеге адымга безне моңа кадәр шәһәрдә транспорт белән булган вәзгыять этәрде.

Шөкер, бүгеннән ул җайга салына башлады, автобуслар үз маршрутларын яңарта, әлеге маршрутлардан бушаган троллейбуслар кабат үз юнәлешләренә кайта. Ә шулай да уйлаганны башкарып чыгарга булдык. Димәк, А ноктасыннан Б ноктасына кадәр велосипедта, машинада, җәмәгать транспортында һәм җәяүләп барып кайтырга кузгалдык. Кем күпме вакытта араны узачак – максат шушы иде. Редакция яныннан кузгалып, Автовокзалга кадәр дип маршрутны билгеләдек, хәбәрләшеп торырга сөйләшеп киттек.
Нәтиҗәсе ничек булды соң? Әлбәттә, машина билгеләнгән урынга беренче килеп җитте – ... вакыт эчендә. Редакциябезнең машина йөртүчесе Рамил Глүсович барыбызны да каршы алып торды дисәк тә була.

Аннан бераз гына калышып велосипедтагы Алия максатына иреште. Ул ... вакыт сарыф иткән булып чыкты.

Тукталышта 7 минут троллейбус көтеп торып, әлеге араны ... минутта узып, Алина өченче булып килде. Һәм арып-талып, аның каравы шәһәрнең матурлыгына соклана-соклана атлаучы Миләүшәне иң соңгы булып каршы алдык. Юлга аның 41 минуты китте.
Дөресен әйткәндә, фаразлар юш килде. Әлеге эксперимент белән ни әйтергә теләдек соң? Машинагыз юк икән, халык белән шыгрым тулы җәмәгать транспортында яки җәяү йөрисегез килмәсә, велосипедка утырырга була. Сәпид юк бит дип борчылу урынсыз булыр, кызгылт төстәге Gobike велосипедлары ярдәмгә киләчәк. Әлбәттә, һәркем хәрәкәт итү алымын үзе сайлый. Юлларыбыз имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса