Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Авария 19 сентябрьдә кичке тугызлар тирәсендә Ленин урамында булган.

Ростов шәһәреннән килгән чит ил машинасы Әлмәттә юл һәлакәтенә эләккән, өч кеше зыян күргән. 

Аларның сүзләренә караганда, авария 19 сентябрьдә кичке тугызлар тирәсендә Ленин урамында булган. «Мерседес» һәм Ростов өлкәсе номерлары белән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән.

Көчле бәрелешүдән «Мерседес» кузовының бер өлеше аерылган, һәм юл коймасына бәрелгән. «Тойота» юлга аркылы баскан.

«Ким дигәндә өч кеше зыян күрде. «Тойота» йөртүче хатын-кыз һәм пассажир. "Мерседес"та җәрәхәтләнгән ир-ат бар иде. Ул машина йөртүчеме, пассажирмы — белмим», — дип сөйләде шаһитлар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X