Әлмәттә каникул вакытында берничә бала автомобиль тәгәрмәче астына эләккән
Аларга медиклар ярдәме кирәк булган.
Очракларның берсе Яңа ел алдыннан Ленин урамындагы 123 нче йорт каршында булган. Анда 31 яшьлек машина йөртүче светофорның кызыл сигналына барган һәм 16 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Ул юлны җәяүлеләр кичүе аша яшел утка чыккан булган.
Җәяүле тән җәрәхәтләре алган. Аны хастаханәнең травматология бүлегенә госпитализациялиләр.
Тагын бер юл-транспорт һәлакәте 1 гыйнварда була. Автомобиль тәгәрмәчләре астына 53 һәм 24 яшьлек җәяүлеләр, шулай ук ике яшьлек бала эләккән. Алар юлны Ленин урамы, 89 адресы буенча тиешсез урында кичәәр.
Зыян күрүчеләрне табиблар караган һәм өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Балигъ булмаганнар хастаханәгә автомобиль пассажирлары буларак та эләккән. Мәсәлән, Зәй-Бохарай-Урсай-Әлмәт юлының 24 нче чакрымындагы авариядә 9 һәм 11 яшьлек балалар зыян күргән.
Балалар утырган 38 яшьлек «Фольксваген Поло» автомобилен йөртүче юл һәм метеорологик шартларны исәпкә алмаган, идарә итүне башкара алмаган, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм «Хонда Цивик» белән бәрелешкән. Икенче автомобиль руле артында 27 яшьлек йөртүче булган. Бәрелешү аркасында улюл читенә төшеп китә.
Автомобиль йөртүчеләр зыян күрмәгән. Ә кечкенә пассажирларны госпитализацияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа