Әлмәт районында «Тоннель» операциясе вакытында 16 хокук бозучы штраф алган
Инспекторлар 149 автомобильне тикшергән.
12 декабрьдә Әлмәт районында "Тоннель" операциясе узды. Ул автомобиль йөртүчеләрнең аек булмаган хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.
Әлеге операция барышында инспекторлар 149 машинаны тикшергән һәм 16 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: 8кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 6 машина йөртүче пассажирларның куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, 2 машина йөртүче ОСАГОсыз булган.
Фото: дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа