Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында бер ай эчендә 92 аек булмаган машина йөртүче тотылган

Шуларның 7се аек булмаган килеш кабат руль артына утырган.

1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Әлмәт районында исерек хәлдә булган 92 машина йөртүче туктатылган. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

7 җинаять эше кабат аек булмаган хәлдә руль артына утырган автомобильчеләргә карата кузгатылган.

Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрне аек хәлдә генә йөртергә өнди.

«Әгәр дә сез аек булмаган машина йөртүче идарә иткән автомобиль яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу фактларын күрсәгез, бу хакта 43-96-25 яки 112  номерына хәбәр итегез», – диләр алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса