Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Аек булмаган хәлдә янә руль артына утырган әлмәтлене хөкем иттеләр

Аны машина йөртү хокукыннан 2 елга мәхрүм итәләр.

Әлмәттә яшәүче 46 яшьлек ир суд каршына басты. Суд ирне «исерек хәлдә транспорт белән идарә итү, административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән зат» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапты, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Судта бу елның 24 февралендә ир-атның исерек хәлдә руль артына утыруы ачыкланган. Түбән Мактама бистәсенең Комсомольская урамында транспорт чарасын ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.

Ир үз гаебен таныган. Суд аңа 220 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 2 елга җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса