Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «инвалидлар өчен парковка» билгесе астында туктаган шоферларны 95 мең сумга штрафка тартканнар

Штрафтан тыш, машина штрафстоянкага эләгергә мөмкин.

«Инвалидлар өчен парковка» билгесе астында туктаган Әлмәт шоферларына 95 мең сум штраф салганнар. 

Штрафтан тыш, машина штрафстоянкага эләгергә мөмкин. Автомобильне саклау хуҗага тәүлек саен 500 сумга төшә. Йогынты чаралары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә кагыла.

"Инвалид" тану билгесе куелган транспорт чараларын йөртүчеләргә инвалидлык билгеләү фактын раслаучы тиешле документлар булырга тиеш. Танып-белү билгесен законсыз кулланган өчен 5000 сум күләмендә штраф каралган. Законсыз урнаштырылган билге конфискацияләнергә тиеш", – дип хәбәр итте район буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский.

Әгәр шоферлар штрафны вакытыннан алда түләсә, бюджетка – 50% ташлама белән, 47,5 мең сум кергән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса