Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Юлларда

Әлмәтлеләрне юлларның вакытлыча ябылуы турында кисәтәләр

Юлга капиталь ремонт үткәрү белән бәйле рәвештә юллар ябылачак.

Муса Җәлил һәм Лермонтов урамнарындагы юлга капиталь ремонт үткәрү сәбәпле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча ябачаклар.

2022 елның 11 августыннан алып, эшләр тәмамланганчы Муса Җәлил урамы буенча Белоглазов урамыннан Шевченко урамына кадәр һәм Лермонтов урамы буенча Радищев урамыннан алып, Муса Җәлил урамына кадәр участокта юллар ябылачак.

Реклама

М. Җәлил урамындагы участокны ябу вакытында Заслонов һәм Радищев урамнары буенча узарга, Лермонтов урамы буенча эшләр башкарган вакытта Шевченко һәм Тимирязев урамнары буенча узарга киңәш ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса