Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында Яр Чаллы-Зәй – Әлмәт автомобиль юлы участогын төзекләндерү бара

Төбәк челтәре автоюлында ремонт эшләренең гомуми озынлыгы 3 км тәшкил итә.

Әлмәт районында «имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 86,651 км дан 89,654 км га кадәр участокта Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлын ремонтлыйлар. Төбәк челтәре автоюлында ремонт эшләренең гомуми озынлыгы 3 км тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре гамәлдәге асфальт-бетон катламын фрезерлау, А16н асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламын җәю, 5 см калынлыгындагы вак таш-мастик асфальтобетоннан 5 см калынлыгындагы өске катламын урнаштыру буенча эшләр башкардылар, 24,377 мең кв. м мәйданда өске катламны урнаштыру буенча эшләр комплексын төгәлләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса