Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль йөрткән өчен җәзаны көчәйтү законы имзаланды

Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Элегрәк машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән кешеләр кабат автомобиль белән идарә иткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгын көчәйтә торган законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Документ нигезендә, хокук бозучыга 50-100 мең сум штраф яки 150 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнәчәк. Шулай ук машина йөртүчесе автомобиль белән идарә итүдән читләштереләчәк. Мондый хокук бозуларга юл куелмасын өчен, машина махсус тукталышта сакланачак. Автомобиль хуҗасы җәзаны үтәгән вакытка транспорт шунда калачак.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса