Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында 65 машина йөртүчене тонировка өчен штрафка тарттылар

Аларга 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Әлмәт районында ЮХИДИ бүлеге тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелә. Хезмәткәрләрнең игътибар үзәгендә кара пыяла артында йөрергә яраткан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар булып чыкты. 65 машина йөртүчегә карата административ хокук бозулар турында кодексының 12.5 статьясындагы 3.1 өлеше буенча материаллар төзелде.

«Автомобиль пыялаларының әлеге өстәмә модификациясе күзәтүне чикли. Шулай итеп, юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра», – дип хәбәр итте Әлмәт буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте аерым взводы командиры Рамил Сәфәров.

Әлеге автомобильчеләргә 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

ЮХИДИ бүлеге башлыгы юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итә һәм үз автомобильләрен транспорт чарасы куркынычсызлыгының техник регламентына туры китерергә чакыра. "Моңа юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеге һәм тормышы бәйле", - дип нәтиҗә ясады Рамил Сәфәров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса