Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 13 хокук бозу очрагын ачыклады

Автоинспекторлар барлыгы 95 шоферны тикшергән.

16 майда Әлмәттә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» махсус операциясе үткәрелде. Махсус операция вакытында 95 машина йөртүчене тикшергәннәр, дип хәбәр итә шәһәрнең  ЮХИДИ бүлеге.

Автоинспекторлар 13 хокук бозу очрагын ачыклаган: ике шоферның куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән булган, 3 кешенең документлары булмаган, дүрт шоферның ОСАГО полисы булмаган, өч шоферның  машинасында яктылык  техник регламент таләпләренә туры килмәгән, бер шофер медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

 


Фото: җирле ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X