Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәтле вакытында түләмәгән штрафлары өчен тоткарлаган

Вакытында түләмәгән өчен икеләтә түләргә туры киләчәк.

Яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну-бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләргә ашыкмаучыларга яный. Шундый йөртүчеләрнең берсен документларны тикшерү вакытында юл-патруль хезмәте экипажы тоткарлаган.

Машина йөртүчене документларны тикшергән вакытта тоткарлыйлар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу 2021 елның декабрендә булган икән. Ул чакта аның ОСАГО полисы булмаган һәм укылмаган номерлары өчен административ хокук бозу турында карар чыгаралар. Аларның һәркайсы буенча 500 сум штраф түләргә кирәк була. Тик түләү өчен җибәрелгән вакытта ул түләми, шуның аркасында юл-патруль хезмәте экипажы тоткарлый һәм ЮХИДИнең кизү частенә китерелә.

"Административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, карар законлы көченә кергән көннән 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш", – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Валерий Гыйздәтуллин.

Ир-ат сүзләренә караганда, моңа кадәр башка экипаж белән тикшерү вакытында ул штрафларның булу-булмавын ачыклаган.

Тик базада штрафлар түләнмәгән кебек эленеп тора. Димәк, «административ җәза үтәүдән качу» – административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе дә үзгәрә. Хәзер суд узачак.  Документлар рәсмиләштерелгәннән соң, ирне полиция бүлегенең кизү частенә китерәләр.


Биредә хокук бозу фактларын полиция хезмәткәрләре тикшерәчәк һәм эшне судка тапшырачаклар. Административ хокук бозулар кодексының 20.25 ст. 1 өлеше буенча штраф суммасы икеләтә артачак. Шулай ук гаеплегә 15 тәүлеккә кадәр арест яный. Административ хокук бозу турында карар түләнмәгән очракта суд приставлары хезмәтенә җибәрелә.

Бу чаралар бурычлары 10 мең сумнан артып киткән бурычлы кешеләргә карата кулланыла. 

Ел башыннан Әлмәттә административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән өчен 151 машина йөртүче җәлеп ителде. 

Штрафларны Дәүләт хезмәтләре порталында тикшерергә мөмкин. Анда теркәлмәгән кешеләр өчен ЮХИДИ бүлегенең 7 нче кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса