Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күрде
Юлларда

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күрде

Лада һәм Хендай кара-каршы бәрелешә.

Әлмәттә  Лада һәм Хендай бәрелешә. Авария 19 ноябрдә төн уртасында Совет урамында булган. Мәгълүматны «Татар-информ»  шаһитларга сылтама белән хәбәр итә.

Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, Лада юл читенә төшеп киткән, ә Хендай юлга аркылы туктап калган. Һәлакәт урыныннан өч зыян күрүчене алып киткәннәр.


«Чит ил автомобиле руле артында булган хатын – кыз кулы авыртуга зарлана. Моннан тыш, Лада йөртүчесе һәм пассажиры да җәрәхәтләнгән. Барысын да хастаханәгә озаттылар», – дип сөйләделәр шаһитлар.