Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Юлларда нәниләрнең хәвефсезлеге өчен тырышабыз

Кешенең тормыш иминлеген саклау проблемасы беренче автомобиль барлыкка килү белән үк туган.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен, беренче чиратта, иң нәни җәяүлеләребезне - балаларны вакытында һәм дөрес итеп әзерләү кирәк. Чөнки капкадан чыгуга аларны җитди кыенлык-лар, хәвеф-хәтәр һәм интенсив рәвештәге автомобиль хәрәкәте көтеп тора.

Юл-транспорт һәлакәтлә-ренең килеп чыгуына күп очракта балалар үзләре сәбәпче булалар. Моңа юл йөрү кагыйдәләренең элементар нигезләрен белмәү һәм өлкәннәр тарафыннан балаларның машина юлында үз-үзләрен тотуга илтифатсыз карашы китерә.

Юлдагы автомобильне бала үкенечкә китерерлек яисә гомерне өзәрлек куркыныч әйбер итеп күз алдына китерми, киресенчә, автомобиль турында аңарда күңелле хатирәләр генә яши. Баланы автомобильдән дә артык – уенчыкмы ул, чынмы – үзенә тарткан әйбер юктыр. Шуңа күрә балалар өчен велосипед белән машина юлына чыгу, юлда төрле уеннар оештыру бернигә дә тормый.

Балаларда тиз үзгәрүчән юл шартларында хәвеф-хәтәр килеп чыгасын алдан күрү сәләте әле җитлекмәгән була. Шуңа күрә алар йә килеп туктаган машина алдыннан йөгереп үтәләр, йә хәрәкәт итүче башка автомобиль каршына килеп чыгалар.

Балаларга бары тик тиешле тәрбия һәм белем биреп кенә хәвеф-хәтәрдән котылырга мөмкин. Аларны юлларда үз-үзләрен тотарга өйрәтергә һәм машина юлының уеннар өчен түгелен, ә транспорт чаралары өчен генә билгеләнгән икәнлегенә инандырырга кирәк. Балаларның мәктәпкә кергәнче үк юл хәрәкәтендә катнашучылар булуын исәпкә алып, аларны юлларда үзләрен хәвефсез тотуга әзерләү буенча эшне мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә максатчан итеп оештырыла.

Безнең 26 нчы «Чыршыкай» балалар бакчасы балаларны юлларда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү принциплары өстендә эш алып бара.

Иң мөһим кагыйдәләрне балалар ятлап түгел, ә аңлап кулланырга тиеш. Тәрбиячеләр һәм әти-әниләр сүзләр сөйләп яки рәсемнәр күрсәтү белән генә чикләнмиләр. Балалар белән юлларга чыгып, чынбарлыкта юлларны, хәрәкәтләрне күзәтәләр, балаларның булган белемнәрен кулланып, тулырак аңлатырга ярдәм итәләр.

Дәресләр челтәре һәм планы белән генә чикләнмичә, буш вакыт булган саен (уеннар уйнаганда, саф һавада йөргәндә) балалар игътибарын теге яки бу кагыйдәгә юнәлтәбез, исләренә төшерәбез.

Баланы һәрьяклап үстерергә кирәк: үз-үзен тотышын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, мөнәсәбәтен. Бу сыйфатлар юлларда үзеңне хәвефсез тоту өчен бик кирәк. «Чыршыкай»да шушы принципларга нигез-ләнеп, балаларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү өстендә эш алып барыла.

Зөлфия Кадыйрова, Альбина Опачанская, 26 нчы балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X